Газетага язылу

Татарстан Рәисе капиталь ремонттан соң Арчаның үзәк мәчетендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Арчаның үзәк мәчетендә булды. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Мәчет 1993 елда ачылган. Комплекс составына шулай ук 2022 елда ачылган Тукай исемендәге Дини-мәгариф үзәге һәм 2025 елда эшли башлаган изге Коръәнне ятлау үзәге керә.

30 елдан артык вакыт эчендә үзәк мәчет бер тапкыр да ремонтланмаган. Узган елның язында төзелеш эшләрен башлау турында карар кабул ителгән. Диварларны ныгытырга, ишекләрне, тәрәзәләрне, электр җайланмаларын һәм инженерлык челтәрләрен алмаштырырга, фасад өлешен яңартырга, шулай ук интерьерны тулысынча яңартырга кирәк булган. Мәхәллә кешеләре һәм хәйриячеләр акчасына алып барылган эшләр февраль башында төгәлләнгән.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган мәчетне карап чыкты һәм ремонт эшләренең нәтиҗәләрен бәяләде. Хәзерге вакытта ике катлы бинада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике аерым керү төркеме, уңайлы кече һәм зур гыйбадәт заллары, кирәкле техник бүлмәләр каралган.

Мәчеттә вакытта кунаклар сәламләү догасын укыдылар, Аллаһы Тәгаләдән тиз арада җир йөзендә тынычлык урнаштыруын һәм Ватаныбызның иминлеген сорадылар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре