Рәис Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, тәкъдим ителгән товарлар ассортиментын бәяләде, шулай ук җитештерү цехында булды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдә Казанның 13 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама районының 3 мәйданчыгында һәм муниципаль районнарда төрле чорларда башланды.
12 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 939 млн сумлык фермер продукциясе сатылган. Аерым алганда, татарстанлылар 6 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 3,7 мең тонна бәрәңге, 210 тонна сөт, 527 тонна шикәр, 949 тонна ит, шулай ук 2,1 млн. тавык йомыркасы сатып алганнар. Ярминкәләр үткәрү өчен 11 мең берәмлек транспорт җәлеп ителде. Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез