Мини-роботлар көрәше буенча Татарстанның ачык турниры Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы кысаларында башланды. Беренче көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады.
Турнирда 10 яшьтән узган өч кешедән торган командалар ярыша. Ярышларда Татарстаннан барлыгы – 22, Россиянең башка төбәкләреннән 16 команда катнаша.
Ярышларның асылы 1,5 кг га кадәр авырлыктагы мини-роботлар конструкцияләүдән тора, алар соңрак башка командалар машиналары белән сугышларда катнашалар. Нәтиҗәдә, иң яхшы конструкция ачыклана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез