Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан мэры вазифасына кандидатуралар турындагы тәкъдимнәрне алдан карау комиссиясен булдыру турында указ имзалады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Указ нигезендә, комиссия эше турында нигезләмә һәм аның составы расланган. Комиссия Казан башлыгы вазифасына дәгъва кылучы кандидатлар буенча тәкъдимнәрне карау белән шөгыльләнәчәк.
Комиссия составы:
- Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе, комиссия рәисе Әсгать Сәфәров;
- Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин;
- Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы, комиссия секретаре Илнур Гарипов;
- Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов;
- Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов;
- Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов (килешү буенча);
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина (килешү буенча).
Указ имзаланган көннән үз көченә керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез