Газетага язылу

Татарстан Рәисе Казанда Евгений Боратынский музеенда булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә моңарчы реконструкция үткәрелгән ике музейда булды. Беренчесе – композитор Салих Сәйдәш музее, икенчесе – шагыйрь Евгений Боратынский музее.

Е.А. Боратынский музее – Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы – Боратынскийларның элеккеге шәһәр утарында урнашкан. XIX гасыр башы утар комплексына (архитекторы Ф.И. Петонди) төп йорт, флигель һәм утар территориясе керә (Мөштәри ур., 28).

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм музей җитәкчелеге вәкилләре белән бергә Рөстәм Миңнеханов реставрация эшләре белән танышты, Боратынскийларның шәһәр утары флигелен карады.

Флигель – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты - ике катлы кирпеч янкормалы һәм төп йорт белән флигельне тоташтыручы галереялы бер катлы агач бина. 2025 елда флигельдә «Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» федераль проекты буенча ремонт-реставрация эшләре башкарылган.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм башкалар озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре