Казанның Агросәнәгать паркында " Остазлар шәһәре" дип аталган ярминкә гөрли. Биредә Татарстанның белем бирү йортлары тарафыннан ярминкә оештырылган. Чарага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул һәр уку йорты әзерләгән рәтләр буенча үтте һәм оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Монда ни генә юк! Камыр ризыгыннан алып җиһазларга кадәр саталар. Барысы да укучылар һәм студентлар кулы белән җитештерелгән.
(Бу хакта тиздән тулырак Гөлгенә Шиһапова язмасыннан укырсыз)
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез