Газетага язылу

Татарстан Рәисе кече нефть компанияләренең 2025 елгы эшчәнлеге буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2025 елда республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, узган елда илнең нефть тармагы базарларның югары үзгәрүчәнлеге һәм тышкы басым шартларында эшләде. Urals маркалы нефтьнең уртача еллык бәясе бер баррель өчен 55,6 доллар тәшкил итте. Агымдагы елның гыйнварында бәя бер баррель өчен 41 долларга кадәр кимеде. Узган елда Россиядә нефть чыгару 512 млн тонна тәшкил итте, бу 2024 ел дәрәҗәсендә. Татарстанда 34 млн 450 мең тонна нефть чыгарылган. Республиканың кече нефть компанияләре 6 млн 879 мең тонна нефть чыгарган, бюджетның барлык дәрәҗәләренә 209 млрд сум түләгән, шул исәптән 8,5 млрд сум – республика бюджетына.

«Нефтеконсорциум КНК» АҖ генераль директоры Рафаэль Минһаҗев хәбәр иткәнчә, нефть чыгару күләмнәре буенча билгеләнгән бурычларны 22 компания арттырып үтәгән. Эксплуатацион бораулау буенча компанияләр 308 мең метр тау токымнарын бораулаган. 256 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Быел 158 мең метр тау токымнарын бораулау һәм 190 яңа скважинаны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2D ысулы белән сейсморазведка эшләре 130 погон километр күләмендә үткәрелгән. Эзләү-разведка бораулау буенча 4,5 мең метр тау токымнары борауланган. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру ысулларын куллану хисабына 1,6 млн тонна нефть чыгарылган – гомуми чыгару күләменең 23%ы.

Кече нефть компанияләренең сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен үтәве турында Идел буе Ростехнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Горев доклад ясады. Идарә 30 нефть компаниясе тарафыннан эксплуатацияләнүче 314 куркыныч объектка күзәтчелек алып бара. 2025 елда Ростехнадзор инспекторлары 73 тикшерү үткәргән, 917 хокук бозу ачыкланган. Алар арасында проект документациясе таләпләрен бозу; җиһазларны вакытында ревизияләү, карау, тикшерү һәм сынау үткәрмәү; технологик процесс өчен технологик регламентның билгеләнгән таләпләргә туры килмәве һ.б. бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре