Газетага язылу
  • Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар футбол турниры катнашучылары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 10-11 яшьлек балалар өчен «Көнчыгыш Кубогы» III халыкара футбол турнирында катнашучылар белән очрашты. Ул 2024 елда «Рубин» футбол клубы һәм Татарстан Спорт министрлыгы тарафыннан оештырылган иде, дип хәбәр итте ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Матчлар 7×7 форматында Казанның «Буревестник» стадионында узды. Быел турнирга Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Белоруссиядән 12 команда җыелган – барлыгы 250дән артык яшь спортчы. 

Рөстәм Миңнеханов өченче «Көнчыгыш Кубогы»нда катнашучыларны сәламләде. Ул ассызыклаганча, ярышлар балалар-яшүсмерләр спортын үстерү, тәҗрибә уртаклашу һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен мөһим мәйданчык булды. «Спортчыларга, тренерларга, ихтыярыйларга һәм бу матур спорт бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт. Сезне киләсе елда да көтеп калабыз», – диде республика Рәисе. 

Аннары бүләкләү тантанасы узды. Бронзаны Туланың «Арсенал» командасы яулады, ә көмешне – «Динамо-Минск» командасы. Җиңүчеләр булып Казанның «Рубин» командасының яшь футболчылары танылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре