Рөстәм Миңнеханов беренче вице-премьерга Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары, шулай ук Казан форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Республика Рәисе төрки халыкларның символы булган кар барсын саклау буенча уртак проектларны аерым билгеләп үтте. «Без сезнең бу мөһим эштә катнашуыгызны бик югары бәялибез», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан Кыргызстан белән багланышларны актив үстерүен дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Кыргызстан товар әйләнеше 182 млн доллардан артып киткән. «Әмма бездә потенциал күпкә зуррак, активрак эшләргә кирәк. Без киләчәктә үзара сәүдә күләмнәрен арттырырга телибез», – диде республика Рәисе.
Хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе дип Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм мәгариф өлкәсен атады. Бүген республиканың югары уку йортларында Кыргызстаннан 343 студент белем ала. Мәдәни-гуманитар юнәлештә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла. Татарстан Рәисе Кыргызстанга төркем эшенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Данияр Амангелдиев KazanForum га чакырган өчен рәхмәт белдерде һәм Кыргызстан Президенты Садыр Жапаровтан җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. «Татарстан белән хезмәттәшлекне киң юнәлешләр буенча алга таба үстерү белән кызыксынуыбызны раслыйбыз», – дип ассызыклады Кыргызстанның беренче вице-премьеры.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез