Газетага язылу

Татарстан Рәисе Кыргызстан Премьер-министры белән очрашты

Татарстан Рәисе Кыргызстан Премьер-министры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Адылбәк Касыймалиев белән очрашты. 

Республика Рәисе Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын оештырудан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм Татарстан Казанда ярышларны уздырганда лаеклы дәрәҗәне саклап калу өчен барысын да эшләячәген билгеләп үтте. 

Эшлекле көн тәртибенә килгәндә, яклар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт юнәлешләре буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә Кыргызстан делегацияләрен Татарстанда уза торган һәм хезмәттәшлекне ныгыту һәм яңа юнәлешләр эзләү өчен файдалы форумнарга чакырды.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре