Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чолпон-Атага килгәч, Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашты.
Республика Рәисе Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
"Быелгы Уеннарны оештыру дәрәҗәсеннән, ачылыш тантанасының мавыктыргыч булуыннан зур тәэсирләр калды. Безгә сезнең уңышны кабатлау җиңел булмаячак, әмма без тырышачакбыз", - диде ул.
Кыргызстан Республикасы Президенты әлеге чараны Россиядә, Казанда югары дәрәҗәдә уздыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Садыр Жапаровны берләшмәнең 25 еллыгына багышланган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) юбилей саммитын уңышлы уздыруы белән дә котлады. Аннары Татарстан Республикасы һәм Кыргызстан Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше, өчтән бер өлешкә артып, 182 млн доллардан артып киткән. Икътисад һәм сәнәгатьтән тыш, биологик төрлелекне саклау буенча зур уртак эш алып барыла. Сүз ак барс һәм шул төрне үрчетү турында бара.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Садыр Жапаровка Россия белән Кыргызстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан-Кыргызстан партнерлыгын ныгытуга шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез