Газетага язылу

Татарстан Рәисе Лаеш районында яңа «Мәдинә» мәчетендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Яңа Сокуры бистәсендә урнашкан яңа «Мәдинә» мәчетендә булды. Объект узган елның июнендә ачылган иде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гомуми мәйданы 283 квадрат метр булган мәчет 200гә кадәр мәхәллә кешесен сыйдыра. Беренче катта ир-атлар намаз залы, имам кабинеты, гардероб, холл һәм санузел урнашкан. Икенче кат уку сыйныфы һәм хатын-кызлар гыйбадәт бүлмәсе өчен бирелгән. Парковка зонасында 80 машина урыны бар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов спорт һәм балалар мәйданчыклары урнашкан территорияне төзекләндерү белән танышты. Гыйбадәт корылмасын төзү поселок халкы акчасына һәм меценатлар ярдәмендә алып барылган.

Төзелеш эшләренең төп күләме авыл халкы көче белән башкарылган, техник яктан катлаулы этаплар үткәрү өчен юнәлеш белгечләр6 җәлеп ителгән.

Моннан тыш, республика Рәисе мәчет янында урнашкан 2024 елдан бирле эшли торган «Рамазан» балалар үсеше үзәгендә булды. Хәзерге вакытта учреждениедә 12 кешедән торган яшьләре буенча биш төркем формалаштырылган. Белем бирү процессы Мария Монтессори методикасы нигезендә төзелә. Моннан тыш, инглиз телен уен формасында өйрәнү программасы гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре