Рубежныйда алар ашыгыч медицина ярдәме станциясен карадылар, анда шефлык ярдәме кысаларында ремонт-торгызу эшләре башланган.
«Делегация шулай ук Лисичанскта булды, анда Территорияләрне үстерү фонды һәм шәһәр администрациясе вәкилләре белән берлектә суүткәргеч челтәрләрне һәм җылылык белән тәэмин итү объектларының берсен карадылар – биредә якын арада безнең белгечләр көче белән капиталь ремонт башланачак.
Лисичанск һәм Рубежныйда ремонт һәм торгызу эшләре – безнең өчен аеруча мөһим, алар минем шәхси контролемдә тора.
Татарстан үз өстенә алган йөкләмәләрен эзлекле рәвештә үти – һәр торгызылган объект, ремонтланган урамнар һәм җайга салынган тормыш тәэмин итү системасы шәһәрләрдә яшәүчеләрне тыныч тормышка кайтара», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез