Газетага язылу

Татарстан Рәисе MAX мессенджеры турында: «Илебездә башкасы юк һәм булмаячак та»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта республика Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында MAX мессенджеры турында үз фикерен белдерде.

«Әлбәттә, MAX буенча аерым әйтәсем килә. Илебездә башкасы юк һәм булмаячак та», - диде Миңнеханов.

Рәис фикеренчә, әлегә федераль ярдәм бар, шуңа күрә бу мессенджерны мөмкин кадәр үстерергә кирәк.

Коллегия утырышында Татарстанның MAX мессенджерын кертү буенча беренче өчлеккә керүе билгеле булды, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре