Киләсе атнада, 21 апрельдә, илдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтеләчәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге республика муниципаль җәмәгатьчелеге - идарәчеләр, хезмәткәрләр һәм җәмәгатьчелекнең зур, бердәм командасы.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан муниципаль җәмәгатьчелеге составында 7,5 меңнән артык вәкиллекле органнар депутатлары һәм 6,3 меңнән артык муниципаль хезмәткәр, 914 муниципаль берәмлек башлыгы, 522 территориаль иҗтимагый үзидарә Советы активисты, шулай ук социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре урыннарда тормыш эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итәләр.
"Җирле хакимият һәрвакыт идарә системасында кешеләр өчен иң якын һәм аңлаешлы чылбыр булды һәм булып кала да. Республика муниципаль берәмлекләренең барлык вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Бүген без республика дәрәҗәсендә Җирле үзидарә көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтәбез. Шәһәр һәм район башлыкларына активистлар һәм муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләрен хөрмәтләү буенча чаралар оештырырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез