Татарстан Рәисе үзәкнең технологик лидерлык илкүләм проекты кысасында КНИТУ-КАИ базасында төзелүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, хәзер үзәкне заманча җиһазлар һәм сынау стендлары белән тәэмин итү төгәлләнә. "Ни өчен ул авиация юнәлешендә генә эшләргә тиеш? Бүген пилотсыз катерлар да, җир өсте техникасы да кирәк. Аның эш юнәлешләрен киңәйтү дөрес булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез