Георгий Филимонов Kazan Forumда катнашырга чакырган өчен рәхмәт белдерде. Губернатор хәбәр иткәнчә, ул бу мәйданчыкта сөйләшүләр алып бара һәм килешүләр төзи алган. «Бу безнең өчен ислам дөньясы белән эшләүдә яхшы башлангыч булды", - дип ассызыклады Вологда өлкәсе Губернаторы.
Моннан тыш, ул Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан тәҗрибәсеннән файдаланып, өлкәдә зур ОТ-парк төзелүе турында уртаклашты һәм республика резидентларын чакырды.
"Һәртөрле консультатив ярдәм күрсәтергә әзер", - дип ышандырды республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда эшләнгән электрон сәүдә мәйданчыгын өйрәнергә тәкъдим итте. "Бу сезнең кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен бик файдалы булачак", - дип игътибарны юнәлтте Республика Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез