Очрашуда Россия Оборона министрының дәүләт сәркатибе – урынбасары, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклау дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Екатерина Приезжева, шәһәрне үстерү буенча баш идарәче партнер, ВЭБ.РФ рәисе урынбасары Ирина Макеева катнашты.
«Герой юлы буйлап» проекты Стратегик инициативалар агентлыгының «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумының 300 иң яхшы идеясе исәбенә керде һәм ВЭБ.РФ тарафыннан «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды белән берлектә, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Проект кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары экскурсовод ролендә үзләрен сынап карый алачак. Киләчәктә бу проект әлеге өлкәдә карьера төзү өчен нигез булып тора ала. Шулай ук «Герой юлы буйлап» балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә ярдәм итәргә тиеш. Казанда «Герой юлы буйлап» шәһәр үзәгендә өч маршрут буенча узачак.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Ирина Макеевага республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен «Дуслык» ордены тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез