Татарстан Рәисе Равил Әхмәтшинга орден тапшырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга Александр Невский орденын тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү  бүген Казан Кремлендә булды. Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле югары дәүләт бүләгенә хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.

https://vatantat.ru/2025/08/178685/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре