Татарстан Рәисе республика Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Беренче проект Әлмәттә фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәген («Югары нефть мәктәбе» кампусы) киңәйтүгә багышланган иде. Бүген кампус составына төзелгән һәм эшли торган укыту-лаборатория һәм лаборатория-тикшеренү корпуслары, студентлар өчен тулай торак, спорт үзәге, җир асты парковкасы, фәнни хезмәткәрләр һәм укытучылар өчен торак йортлар, мини-кунакханә керә. Планнарда - кампус инфраструктурасын алга таба үстерү.

"Әлмәттәге Югары нефть мәктәбе - дөнья дәрәҗәсендәге белем бирү үзәге. Бу бик җитди һәм кирәкле проект. Рәхмәт сүзләре белән без сезне хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе инвестпроектның максаты Тукай районында энергетика һәм транспорт инфраструктурасы белән җиһазландырылган төбәк әһәмиятендәге индустриаль сәнәгать паркы булдыру. Җәлеп ителүче резидентларның барлык җитештерүләре иминнең 5 классына (иң аз куркынычлык классына) туры киләчәк.

Төп хезмәтләр: резидент предприятиеләрне үстерү өчен мәйданчыклар бирү, җитештерү корпусларын проектлауда һәм төзүдә ярдәм итү, шулай ук җитештерү биналарын арендага бирү. Резидент булу нияте турында инде 9 компания хат тапшырган.

"Әлеге проектка ихтыяҗ зур. Безнең районнарда мондый сәнәгать мәйданчыклары кирәк, иң мөһиме - аларның үсүе", - диде республика Рәисе.

«Амкор» компанияләр төркеме Зеленодольскта «Турбина» сәнәгать паркы проектын тәкъдим итте. Паркның мәйданы 16 гектар тәшкил итә. 276 югары технологияле эш урыны булдырылачак. Якорь резиденты - «Амкор» дәүләт корпорациясе составына керүче «Газ турбинасы җайланмалары заводы».

«Турбина» сәнәгать паркының потенциаль резидентлары булып 8 компания тора. "Турбиналар мәсьәләләре, аларны ремонтлау - бөтен ил өчен бик актуаль. Без үзебез өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә әлеге хезмәтләрне күрсәтә алыр идек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе инвестпроект - Чаллыда «Хайер» сәнәгать технопаркын комплекслы үстерү һәм яңа резидентлар җәлеп итүгә ярдәм итә торган инфраструктура булдыру. Проект кысаларында идарәче компания тарафыннан ике югары технологияле җитештерү комплексы, R&D үзәге һәм склад, шулай ук резидент өчен сәнәгать бинасы төзү планлаштырыла.

Әлеге концепцияне гамәлгә ашыру көнкүреш техникасын җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсен арттыруга һәм технопарк эчендә кооперация чылбырларын үстерүгә юнәлдерелгән. Инвестсовет әгъзалары компаниянең җитештерү мәйданчыкларын алга таба үстерү планнарын хупладылар.

«ТатКравтИнвест» ҖЧҖ «Казан Экспо» составында кунакханә комплексының икенче чиратын төзү проектын тәкъдим итте. 240 номерлы беренче чиратның мәйданы 20 мең кв. м тәшкил итә.

Икенче чират 10 мең кв. м алачак. Кунакханәдә номер фонды 130 булачак, 3 йолдызлы, шулай ук ресторан, коворкинг-зона һәм лобби-бар булачак. 50 эш урыны булдырылачак.

Рөстәм Миңнеханов яңа кунакханәгә ихтыяҗ булачагына ышаныч белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, «Казан Экспо» күргәзмә чараларына күбрәк кеше җыела. Моннан тыш, «Казан» халыкара аэропортында пассажирлар агымы тотрыклы үсә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре