Россиянең технологик суверенитетын күтәрүгә алдынгы инженерлык мәктәпләре ярдәм итәчәк. Чаллыда узган инженерлык мәктәпләренең семинар-киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хакта белдерде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, андый мәктәпләр нигезендә яңа сыйфатлы белем һәм технологик эшләнмәләрнең яңа дәрәҗәсе ята.
- Бүген фән һәм технология икътисадый үсешнең һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүнең төп драйверы булып тора. Россия Президенты Владимир Путин илнең технологик мөстәкыйльлеген торгызу бурычын куйды. Әлеге стратегик максатка ирешүнең төп инструментларының берсе - алдынгы инженерлык мәктәпләре, - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Искәртеп үтик, Татарстанда шундый өч мәктәп төзеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез