Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС+илләре шәһәрләре берлеген оештыру утырышында катнашты. Ул делегатларны сәламләп, әлеге чараның әһәмияте турында әйтте. Искәртеп үтик: әлеге ассоциацияне оештыру инициативасы белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясаган иде. Бу чара тәүге мәртәбә оештырыла.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзерге көндә шәһәрләр икътисадый үсеш һәм инновацияләр өчен этәргеч ролен үти. Җирле хакимият вәкилләренең халыкара хезмәттәшлеге үзара тәҗрибә алмашуга, шәһәрләрнең генә түгел, төбәк һәм дәүләтләрнең тотрыклы үсешенә дә ярдәм итәр иде.
– Без моны үз тәҗрибәбездән чыгып әйтә алабыз. Татарстан – Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республика чит илләр белән халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне үстерә, динара һәм милләтара татулык тәҗрибәсе белән уртаклаша, дөнья мәдәниятләре традицияләрен саклый, һәрвакыт чит ил партнерлары белән уртак тел табарга омтыла.
Рөстәм Миңнеханов Казанның да лидер булуын билгеләп үтте. «Казан күп кенә рейтингларда алдынгы урыннарны били, шәһәр уңышлы үсештә», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Рәис искә төшергәнчә, быел Татарстан башкаласын БРИКС илләре саммитын уздыру мәйданчыгы итеп сайладылар.
 – Бу безнең өчен олы хөрмәт тә, зур җаваплылык та. БРИКС дәүләтләрендә Җир шары халкының яртысы диярлек яши. Бүген бу абруйлы берләшмә эчендә төбәкара һәм муниципаль элемтәләрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлекләр бар, – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез