Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ИХО Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Таха Айханга Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән гуманитар партнерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Рәис билгеләп үткәнчә, ИХО Яшьләр форумы ярдәмендә дүртенче тапкыр Казан глобаль яшьләр саммиты уза. Быел бу чарада дөньяның 45 иленнән 200дән артык делегат катнаша. Аның географиясе шактый зуо – Көньяк Америка һәм Африка илләре, шулай ук БРИКС составында дәүләт зур кызыксыну күрсәтте.

Әңгәмә барышында җитәкчеләр яшьләр багланышлары һәм проектлары өлешендә хезмәттәшлек, шулай ук Ислам институтларының Яшьләр форумы һәм яшьләр программалары процессларына Татарстан яшьләрен интеграцияләү турында фикер алыштылар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре