Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи объектлары белән танышты

Беренче чиратта Рөстәм Миңнеханов Бутлеров урамындагы Александра исемендәге элеккеге балалар приютын барып күрде. Әлеге корылма 1889 елда төзелгән. Инкыйлабка кадәр бу бина кызлар өчен приют булып саналган, 1917 елда исә аны Галимнәр йорты карамагына тапшырганнар. Бина 1980 еллардан бирле капиталь ремонт күрмәгән. 2022 елда боз кузгалды: фундамент һәм диварларны ныгыттылар. Әлеге бинаны карап чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов алга таба башкарылырга тиешле эшләр өчен кирәкле документларны әзерләргә кушты.

Рәхмәтуллин/Профсоюз урамнары буенча тарихи кварталдагы төзекләндерү эшләре белән дә кызыксынды ул. Анда Рәис кушуы буенча реставрация эше бара. Бу урында Николай Бауман туган һәм яшәгән йорт, Пискуновлар йорты һәм башка тарихи объектлар бар.

Рәис шулай ук элеккеге «Адонис» фабрикасы һәм мәдәни мирас объекты саналган Дрябловлар йортын карады. Ике корылма да тарихи-мәдәни әһәмияткә ия. Рөстәм Миңнеханов бу объектларның реставрациясенә игътибарлы булырга өндәде, эшнең комплекслы барырга тиешлеген әйтте.  Концепциясен әзерләп, ремонт эшләрен этаплап башкарырга кушылды.

Тарихи үзәккә сәфәре вакытында Рәис Казанның Петр һәм Павел чиркәвендәге эшләр белән дә танышты, музей экспозициясен карады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре