Газетага язылу

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оператив киңәшмә үткәрде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган төндә БПЛА һөҗүмнәре сәбәпле, Татарстан Республикасы премьер-министры һәм вице-премьерлар белән оператив киңәшмә үткәрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Төбәккә һөҗүм иткән дошман БПЛАлары нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү буенча күрсәтмәләр бирелде. Яр Чаллыдан өстәмә медицина хезмәткәрләре бригадалары җибәрелде», — дип хәбәр иттеләр Казан Кремлендә.

«Ашыгыч ярдәм хезмәте эше Яр Чаллыдан килгән 5 бригада һәм Республика медицина һәлакәтләре үзәгенең 1 бригадасы белән көчәйтелде. Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтү буенча оператив штаб булдырылды», — дип хәбәр иттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре