Татарстанда “яңа пионерлар” – “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр Гомумроссия хәрәкәте белән эшләү буенча координация советы оештырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның җитәкчесе итеп билгеләнде.
Республика Рәисе Указы нигезендә, координация советы киңәшмә орган булып тора. Максаты – хәрәкәтнең төбәк бүлегенең эшен җайга салу, Татарстанда федераль программаларны гамәлгә ашыруына ярдәм итү, максатларына җавап бирердәй республика, муниципаль программаларны эшләү, җирле балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә булышу.
Советның бурычлары арасында – хәрәкәт эшчәнлегенә тиешле хакимият органнарын җәлеп итү, республика оешмалары белән балалар һәм яшьләргә һөнәр сайлауда булышу, иң яхшы балалар һәм яшьләр башлангычларын Татарстан бюджеты хисабына тормышка ашыруга ярдәм итү.
Шулай ук республикада остазлык, тьюторлык институтларын үстерү, балалар һәм яшьләр белән тәрбия эше алып баруга күз-колак булу, балалар хәрәкәтен үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен тарату өчен мәгариф оешмалары, фәнни үзәкләр белән берлектә эшләү күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге координация советы утырышлары елына ким дигәндә ике тапкыр уздырылачак. Совет составына вице-премьер Ләйлә Фазлыева, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков (совет секретаре булачак), мәдәният министры Ирада Әюпова, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, спорт министры Владимир Леонов, Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, “Татмедиа” җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һ.б. кергән.
Исегезгә төшерәбез: “Алдынгылар хәрәкәте” төбәк бүлеге рәисе итеп элекке яшьләр эшләре министры, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов билгеләнде. Татарстанда “яңа пионерия” бүлеге Казан үзәгендәге тарихи бинада – Клячкин исемендәге клиника бинасында (Островский урамы,11/Кави Нәҗми урамы,6) эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез