Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов турында видео 11 миллионнан артык карау җыйган

Социаль челтәрләрдә Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе чыгарган «Минем дустым — Миңнеханов Рөстәм» музыкаль трегына клип 11 миллионнан артык карау җыйган. Бу хакта «ТНВ» сайты хәбәр итә.

«Без социаль челтәрләрдә тренд роликлар барлыкка килүен күрдек һәм үзебезнекен эшләргә теләдек. Безгә Казанны, аның энергияле атмосферасын, төрле милләт кешеләренең бию һәм иҗат аша уртак тел табуын күрсәтү мөһим иде. Роликны нәкъ менә шундый форматта төшерү идеясе шулай туды», – дип сөйләде Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Диләрә Дамар.

Төрле яшьтәге яшь буынны берләштергән җыр социаль челтәрләрнең патриотик кәефләрне ничек кабыза алуын күрсәтә. Трекны интернетта урнаштырган «КАЕН.Медиа» аны яздырганда ясалма интеллект кулланылуы турында сөйләделәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" нацпроект Минниханов

Көн хәбәре