Очрашуда хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Ростелеком - республикада иң эре элемтә операторларының берсе. Компания элемтә һәм интернет хезмәтләрен төбәкнең төп шәһәрләрендә – Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә күрсәтә. Татарстанда компаниянең гомуми абонент базасы 72 мең абонентны тәшкил итә. Соңгы елларда компания республикада үзенең кайбер проектларын гамәлгә ашырды.
«Цифрлы мәгариф мохите» проекты кысаларында Татарстанның 124 мәгариф оешмасы керү төркемнәрен видеокүзәтү белән җиһазландырылды, җөйсез Wi-Fi челтәре оештырылды.
Моннан тыш, Ростелеком эре халыкара чаралар үткәрүдә катнашты: БРИКС илләре саммиты, Киләчәк уеннары, БРИКС уеннары, «Яңа дулкын» фестивале.
Республиканың Ростелеком белән хезмәттәшлегенең мөһим юнәлеше – «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль проекты. Соңгы берничә елда Татарстанда Россиядә иң күп база станцияләре урнаштырылган, шуның нәтиҗәсендә 274 авыл торак пунктында мобиль интернет барлыкка килгән.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Осеевский Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ростелеком» ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документ, агросәнәгать комплексының, нефть-газ химиясе, энергетика һәм машина төзелеше сәнәгатенең нәтиҗәлелеген арттыруны да кертеп, Татарстан Республикасының тотрыклы икътисадый үсешне үстерү буенча уртак көчләрне җайга салуны, шулай ук цифрлы трансформация чараларын гамәлгә ашыруны күздә тота, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез