Татарстан Рәисе сайлауларында катнашачак кандидатлар арасында бушлай эфир вакыты бүленде

Бүген «Московский» мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидатлар арасында Республика теле- һәм радиоканалларында бушлай эфир вакытын бүлү буенча җирәбә узды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Бүген Үзәк сайлау комиссиясе дәүләт телерадиоканаллары бирә торган түләүсез эфир вакытын җирәбә белән билгели. 16 августтан, массакүләм мәгълүмат чараларында агитация чоры башлана. Ул 13 сентябрьдә 00:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 13 сентябрь —Тынлык көне. Иң мөһиме һәм иң әһәмиятлесе, телевидениедә һәм радиоканалларда дәүләт гарантияли торган түләүсез эфир вакытына тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр тәэмин итү», — дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссия рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән аралашканда.

Шулай ук спикер кандидатларга бирелә торган коммерция нигезендәге мөмкинлекне дә билгеләп үтте. «Моннан тыш, бушлай агитация мәйданнарын 84 басма бирә. Һәм бу хакта безгә алдан ук закон нигезендә хәбәр иттеләр. Шулай ук дәүләтнеке булмаган массакүләм мәгълүмат чаралары – 46 басма үз бәяләрен бирде. Бу – кандидатларга бирелә торган коммерцияле реклама вакыты. Асылда, 6 телеканал, 15 радиостанция, 17 челтәр басмасы һәм 8 вакытлы матбугат басмасы», — диде Кондратьев.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе җирәбә гадел үтүенә өметләнүләнеп: «Биредә сәяси партияләр, безнең кандидатлар вәкилләре дә бар. Журналистлар да катнаша. Барысы да ачык һәм легитим үтәр, дип ышанабыз», — диде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре