Татарстан Рәисе сайлауларының беренче нәтиҗәләре билгеле

Гамәлдәге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында алда бара.

«Сайлаулар» ДАС мәгълүматлары буенча, 15 сентябрьнең 7:22 сәгатенә 96,7% сайлау бюллетене эшкәртелгән. Рөстәм Миңнеханов өчен сайлаучыларның 88,24% ы тавыш биргән. Сайлаучыларның гомуми саныннан 77,01% кеше сайлауда катнашкан.

Тавыш бирү йомгаклары 100% сайлау бюллетеньнәрен эшкәрткәннән соң һәм сайлау комиссияләренең йомгаклау беркетмәләрен керткәннән соң ясалачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре