Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов салым дисциплинасын үтәү мәсьәләләре буенча халык белән мәгълүмати-аңлату эшен көчәйтергә кушты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, салым һәм бюджет законнары таләпләре нигезендә 1 нче декабрьгә кадәр Татарстанның 2,2 млн гражданы физик затлардан милек салымнарын түләргә тиеш. 2025 елда бу күрсәткеч 13,3 млрд сум тәшкил иткән.
Моннан тыш, 221 мең татарстанлы бюджет алдында физик затлар кеременә өстәмә исәпләнгән салымнар буенча бурычларын үтәргә тиеш. Гомуми сумма – 14,1 млрд сум.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 1 нче декабрьгә кадәр республиканың берләштерелгән бюджетына 27,4 млрд сум салым җыярга кирәклеген искәртте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез