Газетага язылу

Татарстан Рәисе SENAT 900 һәм SENAT 1000 автомобильләрен тәкъдим итү чарасында катнашты

Санкт-Петербург халыкара икътисади форумында SENAT 900 автомобиленең серияле җитештерүенә һәм SENAT 1000 флагман автомобиленең прототибына багышланган тәкъдим итү чарасы узды.

Тәкъдим итү чарасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Денис Мантуров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка кунаклар да катнашты.

SENAT – Россиядә беренче һәм бердәнбер югары класслы автомобильләр җитештерүче. Производство мәйданчыгы Санкт-Петербургтагы элеккеге "Тойота" заводында урнашкан.

Тәкъдим итү чарасы барышында хәбәр ителгәнчә, бүген Россиядә барлык төп сегмент автомобильләрен эшләү һәм җитештерү үзләштерелгән. Әмма мондый класслы автомобильләр соңгы 40 ел эчендә Россиядә эшләнелмәгән һәм җитештерелмәгән. Шуңа күрә премиум сегмент машиналар җитештерүне яңартуны гади яңа продукт кына түгел, ә мондый класслы автомобильләрне эшләү һәм үстерү буенча инженер компетенцияләрен әкренләп торгызу мөмкинлеге буларак та бәялиләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре