Очрашу Иннополиста Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2025 ел йомгаклары буенча киңәйтелгән утырышы алдыннан узды.
Очрашуда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, предприятиеләр эшендә табигатьне саклау таләпләрен үтәүнең практик аспектлары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Светлана Радионовага орден әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен тапшырылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез