Татарстан Рәисе тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Билгеле булганча, бүген – 27 сентябрьдә Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. «Форсаттан файдаланып, мин сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Татарстанда искиткеч тәрбиячеләр күп. Алар өчен бу – эш кенә түгел, күңел тартуы да, тормыш мәгънәсе дә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан соң сәхнәгә юлламага чакырылган тәрбиячеләр күтәрелде. Алар арасында хезмәт стажлары 20, 30 һәм хәтта 40 елдан артканнары да бар иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре