Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» ХVI форумында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды. Форум эшендә шулай ук БМОның Генераль секретаре урынбасары һәм Цивилизацияләр альянсы буенча югары вәкил Мигель Анхель Моратинос катнашты. Модераторы - ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев чыгыш ясады.
Форум 15-17 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда уза. Ул гадәттәгечә Россиянең барлык почмакларыннан килгән имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен һәм иҗтимагый активистларны берләштерә. Быел чарада Россиянең 78 төбәгеннән 1000 делегат катнаша. Татар дин әһелләре форумы - Россия мөселман руханиларының бердәмлеген ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күп милләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуга юнәлдерелгән иң зур чара.
Пленар утырыш барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов, Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе идарәсе рәисе - Әбүбәкер хәзрәт Шабанович.
БМОның Генераль секретаре урынбасары һәм Цивилизацияләр альянсы буенча югары вәкил Мигель Анхель Моратинос форумга чакырган өчен рәхмәт белдерде. "Билгеләп үтәсем килә, Россиядә исламофобия юк. Монда ислам киң таралган, аны миллионлаган кеше тота. Тулаем алганда, Россия территориясендә төрле халык һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. Кызганыч, мондый бердәмлек барлык илләрдә дә күзәтелми", - диде ул.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, имамнар һәм мөфтиләр татар халкын, туган телне һәм гасырлар буе дәвам иткән гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертәләр. Бу юнәлештә эш Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә алып барыла.
Татарстан Рәисе исламның чын кыйммәтләрен вәгазьләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Мондый очрашулар диалогка ярдәм итү һәм барысын да борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бик кирәк. Бер-береңне ишетү һәм уртак тел табу бик мөһим - бу төп кыйммәт", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, татар дин әһелләре форумының пленар утырышы KazanForum ның соңгы көнендә уза. Иртәгә форумда катнашучылар Борынгы Болгар шәһәренең изге җирендә ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» чарасында җыелачаклар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Красноярск крае Мөселманнарының бердәм диния нәзарәте рәисе Гаяз Фаткуллин, Россия ислам институтының һәм Казан ислам университетының уку бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина, Татарстанның Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла Яруллин бүләкләнде. Шулай ук республика Рәисе «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен һәм ТР Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.
Үз чиратында Рөстәм Миңнехановка «Донбасс өммәте алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырдылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез