Бүген А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ–КАИ территориясендә легендар тавыш тизлегеннән артыграк очучы пассажир самолеты Ту-144 базасында техниканың интерактив музеен ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов, «Туполев» АҖ идарәче директоры Юрий Абросимов, КНИТУ-КАИ ректоры Кирилл Охоткин катнашты.
«Ту – 144 интерактив укыту үзәге - техника музее» проекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышуга багышланган җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча РФ Президенты Владимир Путинның йөкләмәләре исемлегенә керде.
Рөстәм Миңнеханов республикада мондый интерактив музей булдыруны күптән планлаштырганнары турында сөйләде.
"Проект теләсә төрле яшьтәге килүчеләргә исәпләнгән. Биредә һәр укучы авиация тарихына кагылачак, техника көченә сокланачак һәм үзен беренче тапкыр очучы, конструктор, технолог итеп тоячак. Музей яшьләребездә тармакка кызыксыну уятыр, булачак абитуриентларны җәлеп итәр, белем бирү платформасы булып хезмәт итәр дип өметләнәбез, нәкъ менә әуннан зур һөнәргә юл башлана да инде», - дип ассызыклады ул. Шулай ук республика Рәисе музей киләчәк галим-уйлап табучылар буынын берләштерер һәм Казанның визит карточкаларының берсе булыр дигән ышанычын белдерде.
РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов бу музейның җитди белем бирү платформасы булуын билгеләп үтте. «Ул инде мәктәп укучыларының һөнәри юнәлеш маршрутларына кертелгән һәм профильле юнәлешләрдәге студентлар өчен күрсәтмә база булып хезмәт итәчәк", - диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов музей экспозицияләрен карады. Аның концепциясе самолет булдыруның тулы циклы тирәсендә төзелгән – идея барлыкка килүдән алып аны тормышка ашыруга кадәр.
Бирегә килүчеләр Россия һәм СССР авиациясе тарихы белән таныша, Ту-144 конструкциясен өйрәнә һәм үз самолетын булдыруда катнаша ала. Шулай ук заманча пилотсыз системалар үсеше турында мәгълүмат бирелде. Музейның төп үзенчәлеге булып интерактив планшет аша персональләштерелгән хикәяләү системасы тора.
«Авиаконструктор кабинеты» залы конструктор Андрей Туполев эшчәнлегенә багышланган, «Конструкторлык бюросы» VR-хәл ителешләр ярдәмендә конструкцияләүнең инженер принципларын ача. «Очыш сынаулары» залында җыелган самолетны симуляторларда сынап карарга мөмкин.
Экспонат самолетның үз кабинасында Ту-144 интерьеры һәм Татарстанда реставрацияләнгән креслолар тәкъдим ителгән. Монда шулай ук очучылар эшенең үзенчәлекләре белән танышырга һәм интерактив системалар ярдәмендә "судноны һавага күтәрергә" мөмкин.
Музей ел саен 20 мең кешегә исәпләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез