Республика Рәисе дошман һөҗүменнән нинди зыян килгәнен үзе барып күрде, зыян күрүчеләр белән аралашты, хастахәнәгә эләккән кешеләрнең хәлен белеште.
Татарстан Рәисе биш яшьлек бала һәлак булган йорт янында да булды. Әлеге йортта яшәүчеләрне вакытлыча яшәү урынына күчергәннәр. Рөстәм Миңнеханов зыян күрүчеләр белән аралашты, вакытлыча яшәү урынындагы шартлар белән танышты. Үзәк район хастаханәсендә ул фаҗига аркасында табибларга мөрәҗәгать иткән кешеләр белән күреште.
Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәләрен юкка чыгару штабы утырышын үткәрде. Анда ул иминлек чараларының кичекмәстән үтәлергә тиешлген әйтте. “Сәнәгать предприятиеләреннән тыш, тыныч халык, гражданлык объектлары, торак йортка да һөҗүм булды. Каршында үсеп утырган агач булмаса, торак йорт тагын да күбрәк зыян күргән булыр иде. Хостелда гади эшчеләр яшәгән. Бернинди дә сәнәгать зонасы түгел. Йортта йоклап яткан биш яшьлек баланың гомере өзелде. Алар – сәнәгатьтә эшләүчеләр түгел. Дошман ягулык-энергетика комплексына гына зыян сала, дисәләр, юк, бу – гади халык, алар сәнәгать объектлары янәшәсендә түгел иде. 13 кеше һәлак булды, 78 кеше зыян күрде. 25 кеше хастаханәдә, – диде ул. – Без барысын да карап чыктык, зыян күргән йортта яшәүчеләргә кирәкле ярдәм чараларын күрсәтәчәкбез. Безнең предприятиеләрнең технологик эш циклына бәйле аерым проблемалар бар, әмма объектлар сакланган һәм кешеләр гадәттән тыш хәлләргә әзер булсын өчен эшлибез”.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез