Газетага язылу

Татарстан Рәисе урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

20 сентябрьдә Россиядә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бүген республикада урманнарның гомуми мәйданы 1,6 млн гектар тәшкил итә. Тармакта 2,5 мең кеше хезмәт куя. Ел саен 22 млннан артык агач үсентесе утыртыла, 4 мең гектардан артык урман торгызыла. Табигатьне саклау акцияләрендә республикада якынча 70 мең кеше катнаша.

Рөстәм Миңнеханов урманнарны янгыннардан саклау буенча эшкә аерым игътибар бирде. Барлык хезмәтләрнең оператив эше нәтиҗәсендә 2024–2026 елларда республикада бер генә дә зур янгын очрагына юл куелмаган.

Татарстан Рәисе шулай ук 12 сентябрьдә Саба районында узган тантаналы чараны искә төшерде. Анда тармакның алдынгылары хөрмәтләнде, һөнәри осталык бәйгесе оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә иминлек, уңышлар һәм хезмәтләрендә яңа казанышлар теләде. Ул тармак ветераннарына фидакарь хезмәтләре өчен аерым рәхмәт белдерде. Аларның һөнәрләренә тугрылыгы яшь белгечләр өчен лаеклы үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре