Татарстан Рәисе Владивостокта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форумы кырларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Яклар "Мәскәү-Казан" М-12 проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Форумда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре