Татарстан Рәисе Волгоград өлкәсе губернаторы белән телефон аша сөйләшкән

Республика Хөкүмәте, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, “Казан-Адлер” поезды рельстан юл кырыена килеп төшү сәбәпле, республикабыздан зыян күрүчеләр турында тулы мәгълүматларны билгеләү ягыннан Волгоград өлкәсендәге коллегалары белән актив төстә эшли.

Соңгы мәгълүматларга караганда, поездда 813 кеше, шул исәптән балалар булган.

Урында оператив штаб булдырылган. Республика хакимияте барлык ведомстволар белән актив төстә эшли.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне шәхсән контрольдә тота.

https://vatantat.ru/2024/07/148143/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре