Яклар хезмәттәшлекнең киләчәктә күзалланган юнәлешләрен, шул исәптән Лаеш районы территориясендә «Казан Марина» ел әйләнәсе эшли торган курорт булдыру буенча инвестиция проекты кысаларында фикер алыштылар. «Хвоя» компаниясенең парк-кунакханәләр һәм термаль комплекслар булдыру тәҗрибәсе бар.
Исегезгә төшерәбез, «Казан Марина» соңгы 30 ел эчендә төзелгән беренче тулы цикллы марина үзәге булачак, ул 300 яхтага исәпләнгән. 43,1 гектар мәйданда 1250 номерлы 3-4* категорияле кунакханә объектлары булган тугыз инвестиция лоты төзелергә планлаштырыла. Эксплуатациягә тапшырылганнан соң, объект елына 620 меңгә кадәр туристны кабул итә алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез