«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы Татарстан Рәисен сайлау алдыннан узачак алдан тавыш бирүдә катнашачак ике кандидатны билгеләде. Алар – Татарстанның гамәлдәге Рәисе, партиянең Югары Советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сенаторы Александр Терентьев. Бу хакта бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге политсоветы президиумы утырышында мәгълүм булды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Алга таба Төбәк политсоветы президиумы җирле һәм башлангыч бүлекләр секретарьларының алдан тавыш бирү буенча кандидатлар белән очрашуларын оештырачак. Беренче очрашу 16 июньгә билгеләнгән. Анда секретарьларның кимендә 75 проценты катнашырга тиеш. Шуннан соң политсовет президиумы бер кандидатураны билгеләп, аны генераль совет президиумына килештерүгә җибәрә. Шуннан соң гына килештерелгән кандидатура төбәк бүлеге конференциясендә яшерен тавыш бирү юлы белән тәкъдим ителә.
Төбәк бүлегенең 38 нче конференциясе 27 июньдә «Сәйдәш» концертлар залында узачак. Анда Татарстан Рәисен сайлау буенча сайлау кампаниясен оештыру каралачак. Конференциядә шулай ук төбәк бүлегенең сайлау алды программасы кабул ителәчәк.
Политсовет президиумында шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлыгына «Бердәм Россия»дән кандидатлар буенча башлангыч тавыш бирү йомгаклары каралачак. Татарстанда башлангыч тавыш бирү 3 марттан 25 майга кадәр узды.
«Бик җитди сәяси сынау – сайлау көтелә. Республика һәм федераль дәрәҗәдә сайлауга бәйле вазгыятьне игътибар белән күзәтеп барам. Башка сәяси партияләр дә тик утырмый. Зур көндәшлек бара. Иртәгәдән, кешеләр, сайлаучылар белән икеләтә көч куеп очраша башларга, республиканың, шул исәптән законнар чыгару дәрәҗәсендә, бурычларны ничек хәл итүен күрсәтергә кирәк. Республика Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Бюросы әгъзасы, партиядәшебез Рөстәм Миңнеханов та республиканың агымдагы һәм стратегик бурычларын бергәләшеп хәл кылачагыбызга ышана. Без аларны уртак тырышлык белән, муниципалитетлар катнашында гына башкара алачакбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез