Татарстан Рәисен сайлау өчен Мәскәүдә экстерриториаль участок ачылачак

Татарстан Рәисен сайлау өчен Мәскәүдә экстерриториаль сайлау участогы ачылачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында бу җәһәттән карар кабул ителгән. Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителә.

Участок Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге бинасында урнашачак. Адресы: Мәскәү ш., 3нче Котельнический тыкрыгы, 13/15с1.
Экстерриториаль сайлау участогында Татарстан территориясендә даими теркәлгән кешеләр «Мобиль сайлаучы» сервисы ярдәмендә тавыш бирә алачак.

“Мобиль сайлаучы” технологиясе буенча гаризаны Дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша, МФЦ офисларында (30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр), территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә (3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр) тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 14 сентябрьдә – бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак. Үзәк сайлау комиссиясенә Республика Рәисе вазыйфасына тәкъдим итү турындагы документларны Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ) һәм Виталий Смирнов («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость») тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре