Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда 2 230 248 сайлаучы, ягъни сайлаучыларның гомуми саныннан 75,85 проценты катнашкан. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда сайлау бюллетеньнәренең 100 проценты эшкәртелгән. Республиканың барлык 2752 участок сайлау комиссиясе дә ТР Рәисен сайлауда тавыш бирү нәтиҗәләре турында хисап тотты. Территориаль сайлау комиссияләре Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрне тулы күләмдә тапшырды.
Беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрткәннән соң сайлауларның якынча нәтиҗәләре:
- Рөстәм Миңнеханов – 88,09 процент;
- Хафиз Миргалимов – 4,97 процент;
- Виталий Смирнов – 1,90 процент;
- Руслан Йосыпов – 4,20 процент.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе 16 сентябрьдә утырыш үткәрергә планлаштыра, анда Татарстан Рәисен сайлау нәтиҗәләре турында карар кабул ителәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез