Бүген – 29 июльдә Татарстан Рәисен сайлауга кандидат Руслан Йосыповтан республика Үзәк сайлау комиссиясенә документлар кергән. Аның кандидатурасын Россия либераль-демократик партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге тәкъдим иткән.
“Татарстан Республикасы Рәисен сайлауга кандидатларны теркәү өчен документларны тапшыру этабы 30 июльдә 18.00 сәгатьтә төгәлләнә. Тапшырылган документларны эш төркеме тикшерәчәк. Тикшерү йомгаклары буенча Үзәк сайлау комиссиясе утырышында тиешле карар кабул ителәчәк”, – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Татарстанда сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре Республика Рәисе вазыйфасына 4 кандидатураны тәкъдим иткән. Болар – “Бердәм Россия” партиясеннән Рөстәм Миңнеханов, ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Российская партия пенсионеров за социальную справедливость“ партиясеннән Виталий Смирнов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез