Татарстан Рәисен сайлауга тәкъдим ителгән кандидатлардан документлар кабул итү төгәлләнә

Бүген – 11 июльдә 18.00 сәгатьтә Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан Республикасы Рәисен сайлауга тәкъдим ителгән кандидатлардан документлар кабул итү төгәлләнә.

Әлегә дүрт сәяси партиядән кандидатлар: Руслан Йосыпов (ЛДПР), Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость») үзләренең документларын тапшырган.

“Кандидатлар тәкъдим итү – сайлау кампаниясенең бик мөһим оештыру этабы, анда катнашучыларның беренчел даирәсен булдыруны төгәлли ул. Киләсе адым – кандидатларны теркәү. Нәкъ менә шунда кемнәрнең сайлау бюллетененә кертеләчәге билгеләнәчәк”, – дип искәртеп үткән Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Теркәлү өчен, документлар белән беррәттән, муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарының кимендә 384 депутаты имзасын (муниципаль районнар һәм шәһәр округларының ким дигәндә 96 депутаты имзасын) тапшырырга кирәк. Имзаларны республиканың кимендә 34 муниципаль берәмлегендә җыю таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Рәисен сайлау 2025 елның 14 сентябрендә – Бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре