Татарстан Рәисен сайлауны оештыруга 22 меңгә якын кеше җәлеп ителәчәк

Татарстанда 14 сентябрьдә республика Рәисен сайлау узачак. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлауны оештыруга 22 меңгә якын кеше җәлеп ителәчәк.

Болар – территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары, хокук саклау һәм коткару хезмәтләре хезмәткәрләре, сайлау участокларында иминлекне тәэмин итүче, техник мәсьәләләрне хәл итүче белгечләр.

Республикада барлыгы 2752 сайлау участогын ачу күздә тотыла. Комиссия әгъзаларын әзерләү һәм өйрәтү эше башланган да инде. Ул тавыш бирүгә кадәр дәвам итәчәк.

“Сайлау кампаниясе урыннарда меңнәрчә кешенең төгәл һәм тырыш хезмәтен таләп итә. Тавыш бирүнең ни дәрәҗәдә уңайлы, имин һәм “үтәкүренмәле” булуы аларның һәркайсының профессионализмы һәм җаваплылыгына бәйле булачак. Без бу эштә катнашучы һәркемнең эшен югары бәялибез һәм участокларны тиешенчә әзерләү өчен, комиссия әгъзаларының өйрәтелгән һәм барлык-кирәк-ярак белән тәэмин ителгән булуы өчен мөмкин булганның барын да эшлибез”, – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре