«Экология – һәркемнең эше» премиясе табигатьне саклау юнәлешендә кызыклы, гадәти булмаган идеяләр һәм тәкъдимнәр өчен бирелә. Быелгы юбилей сезоны рекорд куйган – конкурска 110 000 гариза килгән. Шуның 21 меңнән артыгын Татарстанда яшәүче балалар җибәргән. Гомумән, безнекеләр беренче сезоннан ук үзләрен лидер буларак таныткан һәм быел да җиңүчеләр саны буенча Татарстан Россия буенча икенче урын яулаган.
Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров балаларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Битараф булмаганыгыз, активлык күрсәткәнегез, проектлар, иҗади эшләрегез, уртак нәтиҗәләребез өчен рәхмәт. Биш сезонга 192 җиңүчебез бар – бик зур горурлык бу. Исегезгә төшерәм, яңа сезонга старт бирелде. Яңа җиңүләрдә дә бергә булыйк!
.jpeg)
Бәйрәмгә Мәскәүдән «Экология – һәркемнең эше» Халыкара проектының җитәкчесе Александра Науменко да килгән иде. Балаларны алга таба да бик кызыклы биремнәр, яңа бәйгеләр көтүе хакында хәбәр итте Мәскәү кунагы.
– Һәр эшне зур кызыксыну белән карыйбыз, бәялибез. Татарстаннан Арсений Заводчиков җибәргән эшне бездә һәркем белә. Парклар буйлап рельсларда йөри ала торган эскәмия проекты барыбызны да гаҗәпләндерде. Татарстан – ракета кебек. Беренче елдан ук лидер позициясен алдылар, хәтта Мәскәүне узып киткәннәре дә булды. Рәхмәт сезгә!

«Экопросвещение» номинациясендә җиңү яулаган балаларны «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин бүләкләде.
– Әлеге проектның үсешен күзәтеп, без үзебезнең басма өчен дә, социаль челтәрләр өчен дә яңа геройлар, яңа исемнәр табабыз. Татарстанның бәйгегә 21 меңнән артык гариза тәкъдим итүе сокландыра. Димәк, үсеп килүче буынга табигатьне саклау юнәлешендә бирелгән тәрбиягез, хезмәтегез үз нәтиҗәсен бирә дигән сүз. Алга таба да шулай дәвам итсен.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез