Бүген Казанда видеоэлемтә аша Горький исемендәге Зеленодольск заводыннан «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы ике тизйөрешле пассажир судносын «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе»» АҖга (ГТЛК) тапшыру тантанасы булды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика ГТЛК белән бергә Татарстанның су транспортын яңартуга ышанычлы курс алды. Ике тизйөрешле «Метеор 2020» пассажир судносын узган ел ук тапшырганнар иде.
Бүген ГТЛК ярдәме белән тагын шундый ике судно «Татарстан Республикасы флоты» АҖгә тапшырылды. «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» – Татарстан Республикасының мөһим стратегик партнеры", – дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Аннары Евгений Дитрих «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалинга судноларның классификациясе турында таныклык тапшырды.
Билгеле булганча, бүген Казанда Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия Вертолетлары» холдингы» «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» (ГТЛК) белән контракт кысаларында биш Россия авиакомпаниясе өчен 10 яңа Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырдылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез