Газетага язылу

Татарстан Республикасы «Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабына юл тота

Идел буе федераль округы төбәкләре VII сезон «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең округ этабына әзерләнә, ул 21-24 апрель көннәрендә Удмуртия Республикасында узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасын «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә тәкъдим итүче һәм I урынны яулаган «Апуш» балалар татар театр студиясе, үзенең җиңүле «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен 21 апрель көнне Халык иҗаты республика йортында (Ижау шәһәре) күрсәтәчәк.

Идел буе федераль округының барлык төбәкләре экспертлары тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча, «Апуш» балалар татар театр студиясе «Мәкәрҗәдә театр» спектакле белән «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә җиңү яулап, I урынны алды.

«Иң яхшы режиссерлык эше» индивидуаль номинацияләрендә жюри «Мәкәрҗәдә театр» спектакленең режиссерлары Миләүшә Шәйхутдинованы һәм Зөлфия Вәлиеваны, шулай ук «Иң яхшы сәнгатьчә бизәлеш» номинациясендә спектакльнең сәнгатьчә бизәүчесе Анастасия Бузунееваны билгеләп үтте.

Фестиваль кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсында Татарстан Республикасыннан килгән рәссам Милана Мөталибова «Ә зори здесь тихие» («Таңнар монда тыныч») әсәре белән I урынны яулады.

VII сезонда Фестивальнең оештыру комитетына Татарстан Республикасының һөнәри булмаган театр коллективларыннан «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре» (18-35 яшь) һәм «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» (6-17 яшь) номинацияләре буенча 150 гариза килде. Фестиваль кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсына Татарстан Республикасы халкыннан 271 гариза кабул ителде.

«Театраль Идел буе» фестивале Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Аппараты ярдәме белән, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров патронаты астында үткәрелә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре